2019 елның 3 октябрендә Чистай шәһәр балалар китапханәсендә «Әбидә кунакта» дигән чара узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә максатчан төркем балигъ булмаганнары катнашты. Әби белән балалар табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар, курчак театры уйнадылар, ком белән рәсем ясадылар... Балигъ булмаган балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар