Авылларның социаль –икъдисади үсешенә лаеклы өлеш керткән, зур уңышларга ирешкән, җәмәгать тормышында актив катнашкан, танылу алган, хәйриячелек белән шөгельләнгән, җыеп әйткәндә, олы хөрмәт казанган райондашларыбызны “Дуслык” ресторанына җыйдылар.
Халыкка мәгълүмат бирү кысаларында «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» социаль хезмәткәрләре «янәшәдә яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар итегез!» мәгълүмати кампаниясен үткәрде.
.jpg)
2019 елның 26 декабрендә Әтнә башлангыч мәктәбендә инвалид балалар өчен ел саен үткәрелә торган традицион Яңа ел чыршысы булып узды. Яңа ел тамашасы Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. "Изгелек"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә читтә калмады. Ел саен Үзәк хезмәткәрләре әлеге чараны үткәрүдә ярдәм итәләр. Чараны Совет Аппараты җитәкчесе Галәүтдинова Гөлнара Реваль кызы һәм Әтнә районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы ачып җибәрделәр. Чарада төрле яшьтәге инвалид балалар, аларның әти-әниләре һәм кунаклар катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан төрле уеннар һәм концерт номерлары оештырылды. Инвалид балалар төрле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Яңа ел алды бәйрәмендә Кыш бабай белән Кар кызы да катнашты. Бәйрәм балалар көлүе һәм күтәренке кәеф белән тулы иде. Балаларның шатлыктан балкып торучы күзләрен күрү күңелгә үзе бер рәхәтлек бирә. Әлеге бәйрәмнең җылы хатирәләре барлык катнашучыларның да күңелендә озак сакланачак.
2019 нчы елның 26 нчы декабрендә «Веста» үзәгендә «Кышкы әкият чоры» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы узды. Чараның максаты: Яңа Ел кәефе булдыру, балаларда һәм өлкәннәрдә уңай эмоцияләр тудыру, балаларның иҗади сәләтләрен, музыка һәм хәрәкәт эшчәнлеге аша үстерү.
Яңа ел алдыннан Баулы өлкәннәр һәм зәгыйфләр интернат йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм чыршысы янында Яңа ел тамашасы «Нәкъ менә яңа елга » узды.
2019 елның 25 декабрендә Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда яңа ел бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Яңа ел дуслар әйләнәсендә яки Кыш бабай өчен капкын» дигән яңа ел тамашасы уздырдылар.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре “Энергетик” мәдәният йорты артистлары белән берлектә, социаль хезмәт алучыларга “Әкият дөньясына сәяхәт” дигән яңа ел күңел ачу кичәсе үткәрделәр.
Россия Федерациясендә театр елы кысаларындаТүбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 15 бала арасында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры» дигән темага дәрес үткәрде.
Яңа ел кечкенәләр дә, өлкәннәр дә көтеп ала торган могҗизалы бәйрәм. Аннан әйләнә – тирәгә сихри матурлык, яктылык тарала; әкият геройлары үзенә чакыра.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районда “Кыш бабай бүләкләре” акциясе старт алды. “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучыларга Сарман җирлеге хәйриячеләренең бүләкләрен өләштеләр.
Балаларга шатлык өләшүчеләргә: Закирова Г. З., Садиков Р. Х., Садыков И. А. ларга өлкәннәр һәм сабыйлар чиксез рәхмәтле. Аларның изге гамәлләре киләчәккә якты өметләр уята.