Яңа ел алдыннан барысы да могҗиза көтә һәм үз теләкләренең үтәлешен көтә. Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ балалар Кыш Бабайга үз теләкләре белән хатлар язганнар иде. Бу хатлар шәһәрдә ел саен үткәрелә торган «Кыш бабай бул 2020» хәйрия акциясен үткәргән НТР телерадиокомпаниясенә тапшырылды. Теләгән һәркем Түбән Кама телерадиокомпаниясенә балалар өчен бүләкләр алып килә алды.
2019 нчы елның 26 нчы декабрендә «Веста» үзәгендә «Кышкы әкият чоры» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы узды. Чараның максаты: Яңа Ел кәефе булдыру, балаларда һәм өлкәннәрдә уңай эмоцияләр тудыру, балаларның иҗади сәләтләрен, музыка һәм хәрәкәт эшчәнлеге аша үстерү.
Тамашада мультфильмда танылган тычканнар һәм мәче Леопольд катнашты. Тамаша дәвамында тычканнар начарлыклар гына эшләп йөрсәләр, моңа Леопольд үзенең яраткан “Балалар, әйдәгез, тату яшик!” дигән гыйбарәсе белән җавап бирде. Тамашага төрле уеннар, әйлән-бәйлән, биюләр, җырлар һәм шигырьләр кергән иде. Барлык балалар да әлеге чарада актив катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә кызыксынып үтәделәр, актив булдылар, беркем дә игътибардан читтә калмады. Бәйрәмгә чакырылган НТР хезмәткәрләре тарафыннан бүләкләр тапшыру кульминация булды. Хәйриячеләр балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итте - машиналар, курчаклар, тимераяк, чаналар, чаңгылар, тәм-томнар һ.б. сатып алынды. Барлык бүләкләр дә үз геройларын тапты.
Балалар һәм ата-аналар бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга хыялларын чынбарлыкка әйләндерергә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.