Яңа ел кечкенәләр дә, өлкәннәр дә көтеп ала торган могҗизалы бәйрәм. Аннан әйләнә – тирәгә сихри матурлык, яктылык тарала; әкият геройлары үзенә чакыра.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районда “Кыш бабай бүләкләре” акциясе старт алды. “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучыларга Сарман җирлеге хәйриячеләренең бүләкләрен өләштеләр.
Балаларга шатлык өләшүчеләргә: Закирова Г. З., Садиков Р. Х., Садыков И. А. ларга өлкәннәр һәм сабыйлар чиксез рәхмәтле. Аларның изге гамәлләре киләчәккә якты өметләр уята.