Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 декабрендә Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда яңа ел бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде. Янгыннарны кисәтү бүлеге инженеры Логинкина Нина Александровна инструктаж үткәрде - учреждениедә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү үзенчәлекләре , беренчел янгын сүндерү чаралары һәм янгын килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре турында сөйләде. Шулай ук Нина Александровна һәр хезмәткәр гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга, ничек дөрес эш итәргә, кая барырга, үз-үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеген белергә тиеш, дип билгеләп үтте. Инструктаж үткәргәннән соң хезмәткәрләр кешеләрне эвакуацияләү буенча үз гамәлләрен эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International