"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре “Энергетик” мәдәният йорты артистлары белән берлектә, социаль хезмәт алучыларга “Әкият дөньясына сәяхәт” дигән яңа ел күңел ачу кичәсе үткәрделәр.
Чараның максаты: бәйрәм кәефен булдыру, актив тормыш позициясен үстерү, үзеңнең сәләтеңне күрсәтә һәм күмәк ялны оештыра белү.
Социаль хезмәт алучылар кыш, яңа ел темасына багышланган күңелле уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар. Узып баручы елга йомгак ясадылар һәм үз казанышларын билгеләп үттеләр. Бәйрәм барышында юмарт Кыш бабай белән гүзәл Кар кызының пәйдә булуы могҗиза булды. Барлык катнашучылар да Кыш бабай белән “әйлән-бәйлән” биюендә катнаштылар, җырлар җырладылар, үзләре язган һәм авторлар язган шигырьләрне сөйләү буенча башкару осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы бик өлкән яшьтәге дүрт социаль хезмәт алучыны аерым котлап үттеләр.
Чара ахырында катнашучылар яңа елга теләкләр теләделәр һәм максатка ирешү өчен бурычлар билгеләделәр.
Чарада 49 кеше катнашты.