Яңа ел - күпчелек өлкәннәрнең һәм балаларның иң яраткан бәйрәме. Зур түземсезлек, дулкынлану һәм шатлык белән кешеләр яңа ел бәйрәмнәре башлануын көтә. Бу бәйрәм тылсымга төрелгән әкият дөньясына якты һәм ялтыравыклы утлар белән җәлеп итә. 2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Яңа ел тантаналары кызган мәлдә «Яңа ел дуслар әйләнәсендә яки Кыш бабай өчен капкын» дигән яңа ел тамашасы уздырдылар. Балалар әкияти тамаша карадылар, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.