ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 12 нче декабрендә «Балага Яңа ел бүләк ит» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәр округындагы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыда тәрбияләнүче балаларның күңелен бәйрәм алдыннан тулыландырырга теләгән тылсымчылар делегациясе юлга чыкты.

Тылсымчылар ролендәге «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе һәм «Волонтер» иреклеләр  берләшмәсе приютта тәрбияләнүче балаларга өстәл уеннары һәм канцелярия кирәк-яраклары бүләк иттеләр.

         Быел Зәй бала тудыру йортында 149 сабый дөньяга килгән.Яңа гына туган сабыйларга  яңа ел бүләге тапшырылды.

          23 декабрьдә бала тудыру йортында Артемий һәм Малик исемле балалар дөньяга килде. Бәхетле Әниләр инде чыгарылышка әзерләнәләр. Аларга Яңа елга "Радость"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән бүләк алу көтелмәгән хәл булды. Бүләкләр гади генә түгел, ә  "Үзем эшли алам"проекты кысаларында кулдан әзерләнгән.

24 - 25 декабрь көнне "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "Яңа ел чыршысы янында Кышкы әкият"дип исемләнгән социаль-анимацион чара үткәрелде.

     "Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Рәхәт” үзәгенең "предпенсионер" статусын алган хезмәткәрләр в. г. Тимерясов исемендәге Казан инновацион университетында түләүсез нигездә белем алдылар".

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 27 бала кышкы тылсымчыга үз теләкләрен яздылар.

Яңа ел - барыбызның да яраткан бәйрәме. Бигрәк тә аның килүен балалар көтә. "Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Гүзәл Галиуллина "Балкыш" социаль приютында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында "Яңа ел уенчыгы" дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

М. М. Гайнетдинова җитәкчелегендәге волонтерлык хәрәкәте “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” кунакта


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Россиянең ерак авиациясе көне» темасына төркемле дәресне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 14 бала арасында Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында үткәрде. Максат: Ватаныбыз өчен истәлекле дата барлыкка килү тарихы, ерак авиациянең әһәмияте белән танышу.

«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют»ы һәм «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белән берлектә үткәрүче чаралар кысаларында “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән психологик өстәл уены кулланып “Ата-аналар раунды”ннан чираттагы дәресне үткәрде. Максат: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу.

Яңа ел килеп җитәргә дә күп  калмады. Агымдагы елның 25 нче декабрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепья урта гомумбелем бирү мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Биредә аларны мәктәп директоры Нурмиев Сайдаш Тәлгат улы мәктәп белән таныштырды, ә соңыннан мөмкинлеге чикле кешеләргә укучылар әзерләгән Яңа ел тамашасында катнашу мөмкинлеге дә булды. Балаларның шатлыклы тавышлары, мавыктыргыч күңелле уеннары, аларны яшьлек елларына алып керде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International