Нәркайсыгыз – легендар шәхес.

2019 елның 27 декабре, җомга

      Нәркайсыгыз – легендар шәхес.

Авылларның социаль –икъдисади үсешенә лаеклы өлеш керткән, зур уңышларга ирешкән, җәмәгать тормышында актив катнашкан, танылу алган, хәйриячелек белән шөгельләнгән, җыеп әйткәндә, олы хөрмәт казанган райондашларыбызны “Дуслык” ресторанына җыйдылар.

  Җыелуның сәбәбе дә матур: аларга  “Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Мактаулы гражданины” дигән медаль һәм таныклык тапшырылды.

   Кунаклар арасында Сахра авылында яшәүче Ганиева Өммисә Шәйхелислам кызы да бар иде.

    Бу бүләк башкалар белән янәшә гаилә архивында лаеклы урын алачагына һәм буыннан-буынга күчүенә горурлык хисе белән сугарылыр, дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International