2019 елның 26 декабрендә Әтнә башлангыч мәктәбендә инвалид балалар өчен ел саен үткәрелә торган традицион Яңа ел чыршысы булып узды. Яңа ел тамашасы Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. "Изгелек"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә читтә калмады. Ел саен Үзәк хезмәткәрләре әлеге чараны үткәрүдә ярдәм итәләр. Чараны Совет Аппараты җитәкчесе Галәүтдинова Гөлнара Реваль кызы һәм Әтнә районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы ачып җибәрделәр. Чарада төрле яшьтәге инвалид балалар, аларның әти-әниләре һәм кунаклар катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан төрле уеннар һәм концерт номерлары оештырылды. Инвалид балалар төрле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Яңа ел алды бәйрәмендә Кыш бабай белән Кар кызы да катнашты. Бәйрәм балалар көлүе һәм күтәренке кәеф белән тулы иде. Балаларның шатлыктан балкып торучы күзләрен күрү күңелгә үзе бер рәхәтлек бирә. Әлеге бәйрәмнең җылы хатирәләре барлык катнашучыларның да күңелендә озак сакланачак.