Россия Федерациясендә театр елы кысаларындаТүбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 15 бала арасында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарны Казан шәһәренең истәлекле урыннары, «Әкият» курчак театры белән таныштыру, театр мәдәнияте күнекмәләрен тәрбияләү.
Очрашу башында белгеч балалар белән «Театр сезнең өчен нәрсә ул? Нинди театрлар була? Аларда кемнәр эшли? Театрга кемнең барганы бар? Сезгә анда нәрсә ошады? кебек сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан балаларга “Әкият” Татар дәүләт курчак театры презентациясен карарга тәкъдим итте. Ул 1934 елда оештырылган. Театр сүзе татарча әкият - «сказка» сүзеннән барлыкка килгән. Театр матур әкияти сарай рәвешендә төзелгән бина, ул Казан шәһәренең мөһим һәм популяр истәлекле урыны булып тора. Театр тарихында балалар өчен өч йөзгә якын спектакль куелган. Курчак спектакльләрендә классик курчаклардан башлап модерн стилендәге заманча курчакларга чаклы төрлеләре бар. Театрда нәни тамашачыларга ике телдә – рус һәм татар телләрендә искиткеч тамашалар бүләк итә. Спектакльләр ватанпәрвәрлек, туган мәдәнияткә мәхәббәт хисләре тәрбияли, туганнар һәм якыннар турында кайгыртуга өйрәтә.
Дәрес ахырында балалар күргәннәреннән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм якын киләчәктә “Әкият” курчак театрына барырга теләкләрен белдерделәр.