Балигъ булмаган балаларга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Анастасия Ильина 9 нчы номерлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдәге 11 бала өчен “Космоска сәяхәт” дип аталган чара оештырды.
Яшел Үзән ПНИ-ның инвалидларын яшәтү һәм озатып йөрү (карау) эшен гамәлгә ашыру кысаларында тәрбияче Гүзәл Кройтор һәм эш инспекторы Виктор Кузнецов тарафыннан “Бәйсез шәхесләр” исемле чара оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар төркеме (8 кеше) белән берлектә алар, инвалидларны эш белән тәэмин итү максаты белән, “Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге” Дәүләт Учреждениясенә барып кайтты.
БөтенРәсәй “Язгы игелекләр атналыгы” кысаларында “Веста” Үзәгендә эшләүче социаль педагог Елена Макарова 11 нче номерлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдәге 19 бала өчен “Җиңүгә юл!” дип аталган квест-уен үткәрде.
«Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт»
Нурлат районы «Гармония» үзәгендәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Надежда Таймуллина тарафыннан Гайтанкино башлангыч мәктәптә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт» дәресе уздырылган.
Дәрес башында психолог һөнәрләр дөньясы төрлелеге белән таныштырды, аларның үзенчәлекләре һәм мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде. Очрашу барышында балалар төрле күнегүләр һәм уеннар уйнадылар, белемнәрен гына түгел, ә үзләренең тапкырлыкларын һәм осталыкларын күрсәттеләр. Шулай итеп, «Этюд» күнегүсендә балалар терле һөнәр исемнәре белән аталган карточкыларны алып, аны сүзсез күрсәтергә тырыштылар. «Ә тагын нәрсә?» күнегүсендә - балалар алып баручы әйткән һөнәрдә мөмкин кадәр күбрәк кеше башкара торган гамәлләрләрен әйтергә тиеш иде.
Дәрес ахырында балалар үзенең булачак һөнәрләре темасына рәсем ясадылар, киләчәктә нинди һөнәр аларга хыяллары булганын сөйләгәнделәр.
21 апрель 2018 ел бөтенебез дә өмәдә! Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты.
22 нче апрель 2018нче ел., дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә һиндстан бию студиясе «Сарасвати» - «Made in Индия» концертында булдылар.
Концертның максаты: Һиндстан халкы мәдәнияте, аның үзенчәлекләре белән танышу.
Бию Һиндстан сәнгатендә һәрвакыт төп юнәлешләрнең берсе. Һиндстан биюе тылсымлы, ике яктан аңларга мөмкин. Бер яктан Һиндстан биюе үзенчәлекле - тавыш белән түгел, ә тән белән тоярга кирәк. Икенче яктан, Һиндстан биюе – ул шундый сәнгать – ул үзе бер нәфис әсәр.
Концерт тыныч һәм җылы атмосферада узды, социаль хезмәт алучылар күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Концертны 13 кеше карады.
23 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераны Данеев Виктор Георгий улын Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Ветеранга ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты житәкчесе Хәбибуллин Рашат Хәбри улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызыннан, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улынан яңгырады.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысалары буенча 13.04.2018 «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Барыбыз да төрле, әмма бертигез» шөгыльләр курсыннан күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләдәге балалар өчен «Толерант аралашу ысуллары» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
21 март көнне Бөтендөнья Җир Көне билгеләп үтелә. Бу зур бәйрәм генә түгел, ә глобаль бәйрәм — безнең уртак йортыбызның бәйрәме.