Балигъ булмаган балаларга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Анастасия Ильина 9 нчы номерлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдәге 11 бала өчен “Космоска сәяхәт” дип аталган чара оештырды. Максат: балаларның космос турындагы күзаллауларын арттыру, үз халкына булган, космонавт һөнәр иясенә карата булган хөрмәт хисен арттыру.
Чара, космос үзләштерүгә багышланган «Беренче очыш» дип аталаучы видеоролик карау белән башланып китте. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, космик киңлек турында үзләре ишетеп белгәннәрен сөйләделәр. Шуннан соң балалар ике командага бүленеп: “Яшьлек” экипажы һәм “Хыял” экипажы, төрле ярышларда катнаштылар. “Һава шары” дигән беренче ярыш, барлык катнашучыларның кәефен күтәрде. «Космос» викторинасында балалар Рәсәй һәм совет космонавтикасы тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр, комос турындагы табышмакларга җавап эзләделәр, «космонавтика» сүзендә булган хәрефләрдән яңа сүзләр төзеделәр. “Яшьлек” һәм “Хыял” экипажына соңгы бирем булып үз куллары белән ракета ясау булды. Әлеге биремне һәр команда бишле билгесенә үтәде. Ракета ясаган вакытта балалар тату аралаштылар, бергәләшеп эшләделәр, чөнки максат барысын да берләштерде.
Балаларга бу чара бик ошады, алар үзләре өчен бик күп яңамәгълүмат ишеттеләр һәм космос турында белемнәрен киңәйттеләр.