«Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт»
Нурлат районы «Гармония» үзәгендәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Надежда Таймуллина тарафыннан Гайтанкино башлангыч мәктәптә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт» дәресе уздырылган.
Дәрес башында психолог һөнәрләр дөньясы төрлелеге белән таныштырды, аларның үзенчәлекләре һәм мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде. Очрашу барышында балалар төрле күнегүләр һәм уеннар уйнадылар, белемнәрен гына түгел, ә үзләренең тапкырлыкларын һәм осталыкларын күрсәттеләр. Шулай итеп, «Этюд» күнегүсендә балалар терле һөнәр исемнәре белән аталган карточкыларны алып, аны сүзсез күрсәтергә тырыштылар. «Ә тагын нәрсә?» күнегүсендә - балалар алып баручы әйткән һөнәрдә мөмкин кадәр күбрәк кеше башкара торган гамәлләрләрен әйтергә тиеш иде.
Дәрес ахырында балалар үзенең булачак һөнәрләре темасына рәсем ясадылар, киләчәктә нинди һөнәр аларга хыяллары булганын сөйләгәнделәр.