Инвалидларны эш белән тәэмин итү

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Яшел Үзән ПНИ-ның инвалидларын яшәтү һәм озатып йөрү (карау) эшен гамәлгә ашыру кысаларында тәрбияче Гүзәл Кройтор һәм эш инспекторы Виктор Кузнецов тарафыннан “Бәйсез шәхесләр” исемле чара оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар төркеме (8 кеше) белән берлектә алар, инвалидларны эш белән тәэмин итү максаты белән, “Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге” Дәүләт Учреждениясенә барып кайтты.

Әлеге гражданнарны исәпкә алып, теркәп кую өчен, Үзәкнең инспекторлары тарафыннан «Effecton studio» программасы ярдәмендә шәхеснең һөнәри үзбилгеләнеше өчен психологик тикшерү үткәрелде. Әлеге тикшерүнең нәтиҗәләре буенча һәрбер мөрәҗәгать итүчегә киңәш ителгән һөнәрләр исемлеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International