КамАЗ мәдәният сараена бару

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

22 нче апрель 2018нче ел., дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә һиндстан бию студиясе «Сарасвати» - «Made in Индия» концертында булдылар. 

Концертның максаты: Һиндстан халкы мәдәнияте, аның үзенчәлекләре белән танышу. 

Бию Һиндстан сәнгатендә һәрвакыт төп юнәлешләрнең берсе. Һиндстан биюе тылсымлы, ике яктан аңларга мөмкин. Бер яктан Һиндстан биюе үзенчәлекле - тавыш  белән түгел, ә тән  белән тоярга кирәк. Икенче яктан, Һиндстан биюе – ул шундый сәнгать – ул үзе бер нәфис әсәр. 

Концерт тыныч һәм җылы атмосферада узды, социаль хезмәт алучылар күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Концертны 13 кеше карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International