Һөнәр сайлауга әзерлек - шәхеснең һәрьяклап гармонияле үсешенең аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү оешмасының Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшчәнлекләрендә бу юнәлешкә зур игътибар бирәләр. Яшүсмерләргә үзләренең һөнәри билгеләмәләрен табуга ярдәм йөзеннән ай саен төрле экскурсияләр, һөнәрдә үзеңне сынап караулар оештырыла. Шулай, апрель аенда, шәһәрдә уздырылучы “Чаллыда эшлә!” һөнәри акция кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтында хәйрия рәвешендә осталык дәресе үтте.
Алабуга шәһәренең “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үзләренең карамагында булган өлкәннәр белән янгын куркынычысызлыгы чаралары буенча инструктаж уздырдылар. Профилактик әңгәмә вакытында өлкәннәргә газ плитәсе, электр җайланмаларын ничек кулланырга, шулай ук янгынны булдырмый калу, булган очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында искәрттеләр. Әлеге сорау бик актуаль, чөнки бик күп янгыннар өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга.
Сөйләшү ахырында һәрбер кешегә янгын куркынычсызлыгы буенча ашыгыч ярдәм телефон номерлары күрсәтелгэн белешмәләр таратылды.
23 апрель 2018 ел, дүшәмбе
Балалар бик тиз үсеп җитәләр, балачак елларының барысын хәтердә калдырасы килә. “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Нигмәтҗанова Зөлфирә , Закирова Сәкинә һәм Саттарова Гөлчәчәк “Әйдәгез танышабыз!” дип аталган шоу оештырдылар.
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай” приютында 16 апрель көнне «Эшмэкэрлэр көне” үткәрелде.Приютта тәрбияләнүче балалар ул көнне барсыда бик тырышып эшләделәр.Гөлләргә су сиптеләр, бүлмәләрне җыештырдылар, урамда карлар көрәделәр.Соныннан ин тырышып эшләүчеләргә грамоталар тапшырылды.
«Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында ун социаль хезмәт алучы балалар ата-аналары белән берлектә Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Социаль педагог Смелова Н.А мәктәп яшендәге балалар белән “Куркыныч уеннар” исемле әңгәмә үткәрде һәм презентация күрсәтте. Дәрестә 12 бала катнашты.
Максат:куркыныч хәлләрдәбалаларда дөрес реакцияһәм уңышлы карарлар кабул итәргә сәләтен формалаштыру.
Логик фикерләргә, игътибарлылык, аңлылык, хәтер, фикерләү һәм нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.
Социаль педагог Смелова Н.А мәктәп яшендәге балалар белән “Куркыныч уеннар” исемле әңгәмә үткәрде һәм презентация күрсәтте. Дәрестә 12 бала катнашты.
Максат:куркыныч хәлләрдәбалаларда дөрес реакцияһәм уңышлы карарлар кабул итәргә сәләтен формалаштыру.
Логик фикерләргә, игътибарлылык, аңлылык, хәтер, фикерләү һәм нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.
Бүген Санкт-Петербург шәhәрендә «Өлкән буын» дип исемләнгән ХХIII нче Халыкара форум башланып китте hәм 21 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Балык Бистәсе муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөек Җиңү көненә Татарстан Президенты һәм район башлыгының бүләкләре өләшенә башлады.
Алабуга “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар өчен “Кечкенә батырлар” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның төп максаты – балаларда Туган ил өчен горурлык хисләре уяту, якташлары үрнәгендә батырлык тәрбияләү булып торды.
Илебезнең Бөек Җиңү көне якынлаша. Базнең бабаларыбыз Ватаныбызның киләчәге өчен берни дә кызганмадылар, үзләрен аямыйча көрәштеләр. Балалар Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова кебек батырлар турында өйрәнделәр. Алар – зурлар белән беррәттән илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән балалар. Аларның батырлыгы бүгенге көнгә кадәр онытылмый.
Батырлыклар кылырга әзер булган балаларны бүгенге көндә дә очратырга мөмкин. Һәрбер заман балалары үзләрендә батырлык табып, ярдәмгә мохтаҗлар яныннан үтеп китмичә, аларга ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме – үз вакытында аларда бу бутарлыкны тәрбияләп, кешелеклелек сыйфатлары булдыру.