Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысалары буенча 13.04.2018 «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Барыбыз да төрле, әмма бертигез» шөгыльләр курсыннан күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләдәге балалар өчен «Толерант аралашу ысуллары» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны толерант аралашу ысуллары белән таныштыру; үзара аңлашу, бердәмлек дәрәҗәсен күтәрү; кешеләрне нинди бар, шундый итеп кабул итергә кирәк икәненә өйрәтү.
Дәрес барышында беренче күнегү итеп балаларга кешеләр арасындагы гомуми аерымлыкларны табарга тәкъдим ителде (яше, тышкы кыяфәте, милләте, физик үзенчәлекләре һәм башка күп нәрсәләр). Белгеч аеруча игътибарны кешеләрне шәхес буларак берләштерүче сыйфатлар булып игелеклелек, кызгана белү, бер-береңә ярдәм итү хисләре торырга тиеш икәненә басым ясады.
«Хәерле көн, шалом, салют!» уены вакытында балалар төрле телдә язылган сәламләү сүзләре язылган кәгазьне алып, катнашучылар белән шул телдә күрешергә тиеш булдылар. «Кем бу?» уенында дәрестә катнашучылар үзләренә хас булган бер сыйфатны кәгезь битенә язып, азакта бөтен группа белән бу сыйфатларны укып, үзенә шул бәяләмәне биргән кешене табарга тиеш булдылар.
«Сез никадәр толерантны» тестын үтәү барышында балалар толерантлык турында тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр.
Йомгаклау өлешендә белгеч балалардан, бу дәрестә нәрсә белүләре һәм нинди яңа әйберләргә өйрәнүләре белән кызыксынды.