21 март көнне Бөтендөнья Җир Көне билгеләп үтелә. Бу зур бәйрәм генә түгел, ә глобаль бәйрәм — безнең уртак йортыбызның бәйрәме.
«Гнездышко» приюты хезмәткәрләре күңелле чара әзерләп, балалар өчен «Матурлыкны бүләк итик» дигән чын бәйрәм уздырдылар.
Бәйрәм кунагы булып Урманчы-бабай килде. Ул балаларга урманда, табигатьтә очрый торган көенечле вакыйгалар турында сөйләде. Һәм балаларга планетабызны тәртипкә китерегә тәкъдим итте. Тәрбияләнүчеләр Урманчы-бабай белән бергә төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр.
Балалар шигырьләр сөйләделәр, планетабызны сакларга вәгъдә иттеләр. Урманчы-бабай исә балаларга рәхмәтләр әйтеп, урман күчтәнәчләре бүләк итте.