ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Семинар “Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән социаль эш формалары һәм методлары“ 

Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, өлкән яшьтәге кешеләрне активлык күрсәтүгә җәлеп итү, сәламәт тормыш яшәү рәвешен, яңа дуслар табу, аларның аралашу дәрәҗәсен киңәйтү  һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру  максатыннан «Самовар янәшәсендә» клубы эшли.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Бу күнекмәләрне үстерүгә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә зур игътибар бирелә.

Георгий тасмасы. Без хәтерлибез, без горурланабыз!

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  23 нче апрельдә тәрбияче Тарасова Е.В.38 инвалид бала һәм аларның 13 ата-аналары өчен «Георгий тасмасы. Без хәтерлибез, без горурланабыз!» исемле искә алу кичәсе оештырды.  Георгий тасмасы тарихын, аның әһәмиятен, сугышы геройларының хәтер символы булуы турында сөйләде. Балалар кызыпсынып тыңладылар, ярышып та алдылар, барысы да Георгий тасмасына лаек булдылар.

 

2018 елның 10 апрелендә якынлашучы  Җиңү көне уңаеннан  «Милосердие» Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагоглар Әхмәтова Динара һәм Галимова Ләйсән тарафыннан  7а сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы ветераны һәм җиңел атлетика буенча ветераннар арасында дөнья чемпионы Матвеев В.Р.  катнашында “Геройга тиңләшегез!” темасына чара оештырылды.

Балаларның мәдәни ялын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Рита Зәйнуллина 14 апрель көнне социаль ярдәм күрсәтелүче 20 кешене «Келәм» яшьләр инициативалары үзәгендә иҗадый инклюзив «Э-моция» студиясе актерлары тарафыннан «Кар» дип аталган театраль куелыш карарга алып барды.

Җиңү Көне бәйрәме алдыннан безнең илдә социаль «Маяк» үзәгендә социаль хезмәткәре Ризатдинова Елена үткәрде мастер - класс җиңү символы ясау буенча. Георгий тасмасы ветераннарның җиңү символы.

2018 нче ел 21 нче апрель, шимбә

 

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  ел саен шәһәркүләм үткәрелә торган шимбә өмәсе үткәрелде. Өмәдә коллектив бик теләп катнашты. Май бәйрәмнәре алдыннан мондый өмәләр уздыру-инде гадәти хәлгә әйләнде.

     Чараның максаты–хезмәткәрләрнең экологик мәдәниятен күтәрү һәм  Үзәк  җирлеген чистарту ,тәртипкә кертү иде .

    Хезмәткәрләр шимбә өмәсендә иске куакларны һәм агачларны кисеп  территориядән чыгардылар,агач төпләре йомшартылды, чәчәк түтәлләре әзерләнде. Хезмәткәрләр үз эш нәтиҗәләрен күреп сөенделәр. Администрация шимбә өмәсендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Өмәдә 32   хезмәткәр катнашты.

 

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен “Җиңүгә юл” исемле квест уздырылды.

2017 елда "Ритэк" социаль һәм мәдәни проектының "Спорт"номинациясендә катнашып "Көчле рухлылар" проекты белән безнең Мамадыш картлар һәм инвалидлар йорты җиңү яулады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International