21 апрель көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре яшәүчеләр белән берлектә әйләнә-тирәне җыештырдылар. Моңа хәттә һава торышының җилле һәм болытлы булуы да комачауламады. Берникадәр вакыттан соң әйләнә-тирәбез күз явын сөендерерлек итеп чистарып, матураеп калды.