БөтенРәсәй “Язгы игелекләр атналыгы” кысаларында “Веста” Үзәгендә эшләүче социаль педагог Елена Макарова 11 нче номерлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдәге 19 бала өчен “Җиңүгә юл!” дип аталган квест-уен үткәрде.
Биш бирем, биш станция һәм җиңү – сезнеке! Шундый сүзләр белән әлеге уен башланып китте. Ике рота малайлар һәм кызлар уен азагында очрашып җиңүне бәйрәм итү өчен каршылыклар белән тулы юлга кузгалдылар. Квест-уен барышында катнашучылар “Пилотканы дөрес төр” (бирелгән схема буенча солдатларның баш киемен төрү), “Сугыш елы җырлары” (сугыш чорындагы җырларны искә төшерү), “Дошманны җиңү” (“гранатаны” дөреслеккә ату), “Солдатка хат” (сугыш чоры ветеранына хат язу), һәм азакта ике команда көтеп алган соңгы станция – “Җиңүле Май”га килделәр. Биредә “Илдә дуслык булса-сугышларга урын юк” сүзтезмәсеннән торган пазллар җыелды. Соңгы биремне үтәгәннән соң, катнашучылар беравыздан: Ватанны сакларга илдәге бар халык басырга тиеш, чөнки берлектә-көч дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әлеге җиңүгә барган юл тәмам. “Сугышчылар” бер сафка басып, үзләренә тиешле бүләкләрне алдылар.