ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Георгий тасмасы: "Мин хәтерлим, мин горурланам!

7 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. радио көненә багышланган музыкаль-уен дәрес үткәрде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууының 132 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан “Веста” үзәгенең социаль педагоглары Анастасия Ильина һәм Ольга Тугашова социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дип аталган интерактив дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: Бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, балаларның әдәби укуга булган кызыксынуларын арттыру, Ватанга һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

4 май көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Шәйхиева Е. балалар белән берлектә"Язгы кәеф" дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды. Конкурста 8 бала катнашты.

“Әдәби  кунакханә”дә чираттагы очрашу.

4 май май көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр чираттагы “Әдәби  кунакханә”дә очраштылар.

Аны интернат-йортның социаль педагогы  Альбина Сираева һәм Чистай үзәк китапханә хезмәткәрләре Җаббарова Зөһрә Рәлиф кызы,Хәмзинә Рузилә Рушан кызы, Муратова Альмира Рәис кызык кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырдылар.  Татар халкының мәшhүр шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайның тууына 132 еллыгына багышланган “Тукай – милләтебезнең йөзек кашы” исемле әдәби музыкаль кичә узды.

Цирк балалар тормышына шатлык-куанычлар алып килүче бер сихерле дөнья булып тора. Шушы көннәрдә приютта тәрбияләнүчеләр “Шапито”циркын карарга бардылар. Балалар һава гимнастларын, катлаулы трюклар ясаучы акробатларны һәм ,әлбәттә,клоунны күреп шатланып утырдылар. Өйрәтелгән хайваннар: дөяләр, понилар, юлбарыслар, боҗра аша сикерүче арысланнарны күзәтү иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды.Һәр чыгышны приютта тәрбияләнүчеләр игътибар белән карадылар, рәхәтләнеп кул чаптылар. Бу чара балаларның гына түгел,ә өлкәннәрнең дә күңелендә матур истәлек булып калыр.

Интернет-бәйлелекне кисәтү эше һәм «Әйдәгез, аралашабыз» курсы с кысаларында «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Коваль аз тәэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнелүче балалар өчен «Танышу» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

7 май 2018 ел, дүшәмбе

7 май көнне “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Җиңү бәйрәме уңаеннан “Мәңгелек хәтер” дип исемләнгән чара үтте.

Һөнәри юнәлеш бирү,  профильле укыту процессында ярдәм итү максатыннан «Хыял» балалар приюты тәрбияләнүчеләренә «Татавтодор» ААҖнә сәяхәт оештырылды.

7 май 2018 ел, дүшәмбе

Алабуга районындагы “Доверие” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 13 яшен тутырган Арина һәм Дарья исемле игезәк кызларны туган көннәре белән котлады. “Үзенчәлекле туган көн” бәйрәме – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сөендерү һәм аларга шатлык бүләк итү өчен бик яхшы чара. Җырлар, котлаулар һәм табышмаклар туган көн бәйрәмен бизәде һәм балаларның кәефен күтәреп җибәрде. Кызлар һәм аларның әниләре “Ышаныч” үзәге әзерләгән көтелмәгән бүләккә бик сөенде, ә белгечләр балаларның бәхете үзләренең кулларында икәнлегенә тагын бер кат ышанды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International