Георгий тасмасы: "Мин хәтерлим, мин горурланам!
7 майда 2018г, дүшәмбе
Татарстанда «Георгий тасмасы» традицион акциясе старт алды.
2018 елның 7 маенда Әгерҗе муниципаль районындагы «Надежда» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгегенең дәүләт автономия социаль хезмәт учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагоглары «Ровесник» яшүсмерләр клубының «Синяя птица» клубы белән бергә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында волонтёрлар тарафыннан шәһәрнең үзәк мәйданында һәм социаль яклау бинасында Бөек Җиңү символикасын – «георгий тасмасын» тарату оештырылган иде. Георгий тасмасы – ул илне фашизмнан саклау өчен гомерләрен кызганмаган кешеләрне хәтерләү билгесе; сугыш ветераннарына ихтирам һәм хөрмәт символы, Бөек Җиңү белән горурлануны, барысын да фронт өчен көчен кызганмаганнарга рәхмәтне аңлата. Волонтёрлар георгий тасмаларын таратканда аны йөртү кагыйдәләрен аңлаттылар, әгерҗелеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, аларга тынычлык һәм сәламәтлек теләделәр.
.jpg)