Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә радио көненә багышланган музыкаль-уен дәрес.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

7 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. радио көненә багышланган музыкаль-уен дәрес үткәрде.

Дәреснең максатлары:

- балалар белән хисси элемтә урнаштыру;

- радионың уйлап табылу тарихына карата кызыксыну уяту;

- балаларда музыкаль-уен эшчәнлегенә карата кызыксынуны формалаштыру.

7 нче  майда илебездә радио көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1895 елда Рус физика-химия җәмгыяте утырышында россия физигы Александр Степан улы Попов доклад белән чыгыш ясаган һәм үзе төзегән радиоалгычны күрсәткән.

Дәрестә балалар төрледән-төрле музыкаль уен коралларында уйнадылар, җырлар җырладылар, радио аша яңгыраган җырларны тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International