Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууының 132 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан “Веста” үзәгенең социаль педагоглары Анастасия Ильина һәм Ольга Тугашова социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дип аталган интерактив дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: Бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, балаларның әдәби укуга булган кызыксынуларын арттыру, Ватанга һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес башында исемен әйтмичә генә “Шүрәле” әкиятеннән бер өзек укылды, балалар бу әкиятне шунда ук танып алдылар һәм кыскача эчтәлеген, кем язган икәнен сөйләп бирделәр. Шуннан соң катнашучылар педагогларның сорауларына җавап бирделәр, шагыйрьнең тормыш юлын, әкитләрен, шигырьләрен искә төшерделәр. Балалар зур кызыксыну белән шагыйрьнең шәхси әйберләре, туган-үскән урыннары төшкән фотографияләрне, картиналарны карадылар, аның исеменә аталган музейлары турында альбомны күздән кичерделәр. Тукайның әсәрләреннән төзелгән викторина балаларда авырлык тудырмады, чөнки алар барча кешегә дә таныш. Балалар шагыйрьнең әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган булуын, бу әсәрләрдә түземлелек, ярату кебек сыйфатлар тәрбияләнелүен, туган йортка, туган җиргә җылы караш булдырылуын искәрттеләр, шагйрьнең иҗаты хезмәтне яратырга өйрәтә дигән фикерләрен җиткерделәр. Тукайның әсәрләре аша туган җир, татар халкының йолалары үзләштерелүе бик мөһим дип нәтиҗә чыгардылар.
Дәрес Татарстанның тәүге президенты Минтимер Шәймиевның: “Тукай – татар поэзиясенең якты кояшы, ул безнең күңелләрдә мәңге сүнмәячәк” дигән сүзләре белән тәмамланды.