“Балкыш” социаль приютында тәрбияләнүчеләр циркта булдылар

2018 елның 7 мае, дүшәмбе
Цирк балалар тормышына шатлык-куанычлар алып килүче бер сихерле дөнья булып тора. Шушы көннәрдә приютта тәрбияләнүчеләр “Шапито”циркын карарга бардылар. Балалар һава гимнастларын, катлаулы трюклар ясаучы акробатларны һәм ,әлбәттә,клоунны күреп шатланып утырдылар. Өйрәтелгән хайваннар: дөяләр, понилар, юлбарыслар, боҗра аша сикерүче арысланнарны күзәтү иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды.Һәр чыгышны приютта тәрбияләнүчеләр игътибар белән карадылар, рәхәтләнеп кул чаптылар. Бу чара балаларның гына түгел,ә өлкәннәрнең дә күңелендә матур истәлек булып калыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International