“Әдәби кунакханә”дә чираттагы очрашу.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

4 май май көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр чираттагы “Әдәби  кунакханә”дә очраштылар.

Аны интернат-йортның социаль педагогы  Альбина Сираева һәм Чистай үзәк китапханә хезмәткәрләре Җаббарова Зөһрә Рәлиф кызы,Хәмзинә Рузилә Рушан кызы, Муратова Альмира Рәис кызык кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырдылар.  Татар халкының мәшhүр шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайның тууына 132 еллыгына багышланган “Тукай – милләтебезнең йөзек кашы” исемле әдәби музыкаль кичә узды. Кичә барышында интернатта тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар.Үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән презентация ярдәмендә чарада катнашучылар Тукайның балачагы, үсмер елларын үз йөрәкләре аша үткәрде. Шагыйрьнең көйгә салынган җырларын тыңлап моңландылар. Ә инде “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән кубәләк”, “Гали белән кәҗә” әкиятләренең заманча әшкәртелгән видеороликлары аларны балачак елларына алып кайтты. Тукай әкиятләре белән тәрбияләнеп үскән буын сабыйларча көлеп, куанып куйды.

Әдәби музыкаль кичә урыс һәм татар теллләрендә алып барылды.

Татар халкы Тукай белән горурлана. Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдыра, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтә. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.

Чара барышында Г.Тукай иҗатын һәм тормышын яктырткан “Туган телем – халкым хәзинәсе” исемле әдәби күргәзмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International