“Астра” тернәкләндерү үзәгендә Җиңү бәйрәме уңаеннан “Мәңгелек хәтер” дип исемләнгән чара үтте.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

7 май 2018 ел, дүшәмбе

7 май көнне “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Җиңү бәйрәме уңаеннан “Мәңгелек хәтер” дип исемләнгән чара үтте. Чарада безгә матур тормыш бүләк иткән батырларны искә алдык. Балалар үз куллары белән ветераннарга бүләк – открыткалар яссадылар. Башта бергәләп бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышына багышланган документаль фильм карадылар. Бергәләп сугыш турында  җырлар  җырладылар.Чара ахырында әти – әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр урамда кешеләргә бәйрәм открыткалары таратты һәм бәйрәм белән котладылар.

Чара ахырында күмәк рәсемгә төштеләр. Бәйрәм бөтен кешедә дә уңай тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International