Югары Утар балалар йортында "Язгы кәеф" дип аталган асфальтта рәсем конкурсы

2018 елның 7 мае, дүшәмбе
4 май көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Шәйхиева Е. балалар белән берлектә"Язгы кәеф" дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды. Конкурста 8 бала катнашты. Конкурсның максаты: 1. яшь талантларны барлау; 2. сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү; 3. язгы табигатьне сүрәтләү; 4. эчке дөньяны тану. Балалар чын рәссамнар шикелле асфалька сүрәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның дуслары, яраткан уеннары, яз бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны чагылдырган, барысында да нур сибуче кояш. Баларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде. Бу конкурс барыбызга да бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International