ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Һава җылынып, безгә ниһаять мутыр, кояшлы көннәр бүләк итте. Яшел Үзән психоневрологик интернатының тәэмин ителүчеләре, эш инструкторы  М.Г.Дмитрошкина белән берлектә чыгып, территорияне тәртипкә салу һәм чистарту эшләрендә катнашты. Гомумән әйткәндә, шимбә өмәсе киң күләмле булып чыкты: чүпләр җыелды, чәчәклек һәм үлән җирләре былтыргы яфрак һәм үләннән аруландырылды һәм казып йомшартылды. Шуны искәртеп әйтәсе килә- моның кебек чаралар бик кирәк һәм интернаттагылар аларда  бик теләп катнаша, чөнки интернатыбызның май бәйрәмнәренә болай күзгә күренеп ямләнеп китүендә һәрберебезнең керткән өлеше бар.

Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы « Әхлак һәм толерантлыкны үстерү» дигән темага дәрес үткәрде.

«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәгенең психологы Наталья Емельянова “Аноним наркоманнар” клубы әгъзалары белән берлектә проектта катнашучы хатын-кызлар белән «Чыгу юлы бар» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.

1 май- яз һэм хезмэт бэйрэме. Бу көнне бигрәктә балалар көтеп ала. Горыф- гадэт буенча элеге кондэ балалар бергэлэп ой саен йомырка жыялар.
"Ойдэме тутэй,
Бирэме кукэй?
Безгэ бирсэ 1 кукэй,
Тавыгы салыр 100 кукэй".
Без дэ буген элеге сузлэрне кабатлап бэйрэмне кунелле уткэрдек.Ахырдан ин яраткан уеннарыбызны уйнадык. Бэйрэм бик кунелле булып истэ калды.

 


5
май, 2018 ел
шимбә

Чутай авылында яшәүче Сәлахова Фатыйма Салих кызына 5 май көнне 90 яшь тулды. 


4
май, 2018 ел
җомга

«Без булдырабыз» проекты кысаларында безнең специалистлар Дербышка балалар интернат йортында булдылар.

2018 елның 3 маенда “Сукырлар һәм начар күрчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” ДБУдә «Арт - терапия методлары ярдәмендә үз- үзеңне танып белү» дигән социаль-психологик тренинг үткәрелде.

“Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре 2017 елда ПАО «ЛУКОЙЛ» ның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, 50000 сум күләмендә грант оттылар. Проект Күшәр авылында яшәүче, 1 нче төркем инвалид Камаева Рүзия Мәҗит кызына пандус һәм күтәрткеч алуга юнәлдерелгән иде.

“Изгелек” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан инвалидка урамда һәм өй шартларында уңайлы мохит тудыру максатыннан, «Topzdrav» интернет- кибете аша техник җиһазлар 2018 елның 4 маенда кайтартылды. Рузия Камаева проектны тормышка ашыручыларга зур рәхмәтен белдерде.

 

“ Мин-Җиңү варисы”

4 май 2018ел., җомга

Бөек Җиңү өчен горурлык хисләре халык күңеленнән беркайчан да китмәс. Ләкин, илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән, нык торган һәм җиңгән ветераннар сафы акрынлап сирәгәя бара. . Шушындый  мәшәкатьле  заманда безнең ихтибарыбызга, кайгыртуыбызга  лаек кешеләребез турында онытырга мөмкин түгел.  Өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам - бу халкыбызның  тәрбиясе һәм культурасы чагылышы.

2018елның 4 май көнне  “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  “ Мин-Җиңү варисы” исемле  түгәрәк өстәл артында ике буын вәкилләре белән очрашу уздырдылар.  Җанлы сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар ветераннарыбызның сугыш  афәтләре турында сөйләгәннәрен бик игъән бирелеп тыңлап утырдылар, өзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.  Авыр сугыш елларын узган ветераннарыбыз ирекле волонтерлар белән очрашуга  чиксез шат булуларын һәм рәхмәтләрен  белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International