Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү булегендә Бөек Җиңу көнен бәйрәм иту кысаларында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен шәһәребезнең №4нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең икенче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде, сыйныф җитәкчеләре Светлана Алексей кызы, музыкаль җитәкчеләре Илфира Расим кызы, озайтылган көн булеге укытучысы Илүзә Илсур кызы.
Җиңү көне – без яшьле күзләр белән каршылый торган бердән – бер бәйрәм. Чөнки сугыш турындагы хәтирәләр күңел яраларын яңарта, ә Җинү йөрәкләребезне горурлык хисләре белән тулыландыра.
Концертның максаты: илебезнең тарихына хөрмәт; өлкән яшьтәге ватандашларыбызга рәхмәт хисе тәрбияләү; Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Совет халкына дан җырлау; балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Концерт барышында егерме өч социаль хезмәт алучы өлкән кеше яшьләрнең зәвыклы чыгышларын “тын да алмыйча” сокланып тыңладылар, карадылар, үзләре өчен бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
7 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре "Альянс"кафесы хуҗасы- шәхси эшмәкәр Оксана Ивановна белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә кайнар ризык белән сыйладылар.
Бөек ватан сугышы ветераннарын котлау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» Ютазы муниципаль районы.
25 апрель көнне “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең актлар залында хезмәт коллективы җыелышы узды. Җыелыш барышында учреждениенең җитештерү эшчәнлегенә, 2017 елның күмәк шартнамә үтәү шартларына йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар билгеләнде.
25 апрель көнне “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең актлар залында хезмәт коллективы җыелышы узды. Җыелыш барышында учреждениенең җитештерү эшчәнлегенә, 2017 елның күмәк шартнамә үтәү шартларына йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар билгеләнде.
Нәрбер халыкның истәлекле көннәре, хәтердә уелып калган даталары була. Рәсәйдә яшәүче барлык халык өчен андый даталарның берсе булып Бөек Ватан Сугышы тора. Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Инна Гатина 10 нчы санлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбиләнелүче балалар өчен “Барысын да искә төшерик” дип аталган чара уздырды.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы унаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә район халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм “Георгий тасмасы” бүләк иттеләр.
7 май көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын бинасында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ветераннар, тыл хезмәткәрләре һәм сугыш чоры балалры хөрмәтенә тантаналы чара уздырылды. Бәйрәмчә әзерләнгән чәй өстәленнән соң өлкәннәр театрның тамаша залында С.Шәкүровның драмасы буенча куелган "Туган туфрак" спектаклен карадылар. Изгелек" үзәге хезмәткәрләре тарафыннан зал бәйрәмчә бизәлде.
07 май көнне Җэлил картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия кичәсе уздырылды. Кичә Косуров М.В. җитәкчелегендәге ООО “Купер” оешмасыннан килгән кунаклар белән берлектә оештырылды. Бу хәйрия кичәсе Җиңү бәйрәменең 73 нче еллыгына багышлап уткәрелде. Безнең картлар йортында хәзерге көндә 5 тыл ветераны яши. Кунаклар бик матур концерт куйды һәм бик куп бүләкләр белән килгән иде. Безнең өлкәннәребезгә бу хәйрия кичәсе бик ошады. Һәм кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте.
2018 нче елның 7нче мае, дүшәмбе.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә мөдире Фирдая Зиганшина Җиңү көненә багышланган «Бу юлларда сугыш төтене» дигән әдәби – патриотик чара үткәрде.
Чараның максаты: Ватанны саклаучыларга хөрмәт, буыннар арасында бәйләнеш булдыру һәм патриотик хисләр тәрбияләү иде.
Социаль хезмәт алучылар китапханәче сөйләме аша фронтта булган язучылар К. Симонов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, А. Твардовский иҗаты аша якыннан таныштылар.Бу язучылар үз шигырьләре белән сугышчыларны рухландырдырып, яңа җиңүләргә омтылырга дәрт бирделәр.
Чарада катнашучылар үзләре дә яттан шигырьләр укыдылар, горурлык хисләре белән сугыш кырында ятып калган туганнарын күз яшльәре белән искә төшерделәр.
Чарада 8 кеше катнашты.