«Үзенчәлекле туган көн»

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Алабуга районындагы “Довери е” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 13 яшен тутырган Арина һәм Дарья исемле игезәк кызларны туган көннәре белән котлады. “Үзенчәлекле туган көн” бәйрәме – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сөендерү һәм аларга шатлык бүләк итү өчен бик яхшы чара. Җырлар, котлаулар һәм табышмаклар туган көн бәйрәмен бизәде һәм балаларның кәефен күтәреп җибәрде. Кызлар һәм аларның әниләре “Ышаныч” үзәге әзерләгән көтелмәгән бүләккә бик сөенде, ә белгечләр балаларның бәхете үзләренең кулларында икәнлегенә тагын бер кат ышанды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International