ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2018 ел
якшәмбе

1нче китапханә хезмәткәрләре “Эт һәм Мәче” йортсыз хайваннар приюты волонтерлары белән берлектә “Гнездышко” приюты балалары өчен тирән әхлакый мәрхәмәтлелек дәресе уздырдылар.


19
май, 2018 ел
шимбә

Югары   Ослан  картлар  һәм  инвалидлар  интернат- йорты”нда  хезмәт инспекторы   гарденотерапия  элементлары  белән хезмәт терапиясе үткәрде.Интернат – йортта  яшәүчеләр җир җиләкләрен эшкәртте, кыярларны теплицага утыртты

19 май көнне «Гнездышко» приюты балалары белән «Солнечный круг» Хәйрия фонды вәкилләре очрашты.


18
май, 2018 ел
җомга

Арчадагы «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен “Бергә булдырабыз” республика проекты кысаларында Арча районы электр челтәренә экскурсия оештырылды.

Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә белән бергә ял итүне оештыру өстендә зур эш алып баралар. Халыкара гаилә көне уңаеннан, ведомствоара социаль  патронажда исәптә торучы һәм  Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән социаль хезмәтләр алучы 27 гаилә өчен  "Бәхет нигезе" исемле максатчан чара уздырды. Чараның асылында гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаиләдә рухи байлыкны үстерү, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү кебек асыл сыйфатлар ята.

Яз башы тирән социаль мәгънәгә ия булган вакыйгаларга бай. Ватаныбыз өчен иң әһәмиятле бәйрәм - Җиңү көнен «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү оешмасы белгечләре гадәттәгечә зур дулкынлану хисләре белән каршы алдылар. Аларның һәлак булган батырларга чиксез рәхмәте, исән булган ветераннарга хөрмәт тойгылары Үзәктә социаль ярдәм алучы яшь буыныбызга да  күчте. Белгечләр белән берлектә балалар үз куллары белән өйдә социаль хезмәт алучы сугыш ветераннары өчен матур котлаулар әзерләделәр. Балаларның шушы котлаулардагы күңел җылысы ветераннарның күңел кылларын тибрәтте.

Баланың укуда авырлыклары булу, аның ялкаулыгы, бер урында тик утыра алмавы аркасында гына терел. Күп очракта бу баланың мәгълүматны ничек кабул итү, эшкәртү, туплау үзенчәлегенә бәйлею.

2018 нче елның 17 мае көнне «Кама» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә, ел саен уздырыла торган физкультура-спорт «Динамо» җәмгыяте оешуының 95 еллыгына һәм  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгына багышланган «Яшь патриот» Республика хәрби-спорт уены оештырылды. Бу уенда «Веста» Үзәгендә социаль хезмәттә торучы балигъ булмаган балалар катнашты.

      Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре,  «Волонтерлар белән эшләү»  социаль технологиясен  тормышка ашыру кысаларында  сигез социаль хезмәтләрдэн файдаланучыларга мәктәп укучылары- волонтерлар белән берлектә чаралар үткәрде.

       Технологиянең  максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә оператив рәвештә көнкүрештә кирәкле һәм педагогик ярдәм күрсәтү.     

Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрү төп эше булып тора. Безнең заманда барысы да каядыр ашыга, кемгәдер ярдәм кирәклеге турында бик сирәк уйланабыз, бигрәк тә якын туганнары булмаган  ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкәннәр безнең җылы мөнәсәбәткә  һәм игътибарга  мохтаҗ икәнлеген  онытырга ярамый. Мәктәп укучылары- волонтерлар аларга бакча чистартырга һәм казырга булыштылар, кыяр өчен кечкенә парниклар ясадылар.

«Учак булып яныгыз!... »

 

ПАО Лукойлның VI социаль проектлар конкурсында җиңү яулаган «Праздник для души» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды»  социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Ботен союз пионерлар  оешмасы көненә багышланган «Учак булып яныгыз!...»  дип аталган чара булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International