ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бу Идел буенда булачак әниләр өчен иц зур күргәзмәләрнең берсе, ул “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында, 17-19 майда үткәрелде.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернатында культура-мәдәни чаралар оештыручы Заһидуллина А.З. “ Л.Н.Толстой ның тормыш һәм иҗат юлы” дигән темага әнгәмә оештырды.

 “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру шартларында “Веста” Үзәге белгечләре хезмәтне саклау өлкәсендә уку курслары уздылар.

Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Тату гаилә” Федераль партия проекты кысаларында “Тату гаилә - уңышлы киләчәк гарантиясе” дип аталган муниципаль форумда катнашты. Форум программасы тәрбия процессында катнашучы һәрбер кешене берләштерде: укытучылар, белгечләр, ата-аналар комитетлары һ.б. Дискуссион мәйданчыклар бала тормышының актуаль аспектларына: тирә-ягындагы кешеләр белән аралашуы, мәктәптә үз-үзен тотышы, интернет челтәренең бабаларга тәэсире һәм башка бик күп кызыклы темаларына багышланды.

     Үзәк белгечләре “Балалар һәм яшүсмерләрнең деструктив үз-үзен тотышын кисәтү” мәйданчыгында актив катнашты. Мәйданчыкны Алабуга муниципаль  районының прокурор ярдәмчесе Салахутдинова А.Н., балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Маркина И.Ю.,  “Шанс” психолого-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге” директоры Корочкина С.В. алып барды. Форум белгечләрнең белемен арттыру, белемнәре белән уртаклашу өчен яхшы чара булып торды.

     “Исток-Башлангыч” узәгенде социаль хезмәткәрләр  юбилярны котлыйлар. 19 мая 2018г. шимбә.

 

     Алабуга районындагы “Доверие” социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар өчен “Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының” Күргәзмәләр залына экскурсия оештырды.

    Күргәзмәләр залында тува халкының XIX-XXI гасырдагы 300 дән артык тарихи һәм мәдәни эшләнмәләре урнаштырылган. Музейда Тыва Республикасының Милли музее коллекциясыннан килгән эшләнмәләрдән торучы “Азия үзәгендә Тува халкы дөньясы” дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә. Музей хезмәткәрләре балаларга һәрбер экспонат турында тәфсилләп . Балалар борынгы бизәнү эшләнмәләре, сөякләрдән ясалган шахматлар, җәнлек тиреләрен күрделәр. Бигрәк тә аларны музейда урнашкан “теләкләрне үтәүче агач” кызыксындырды. Мондый чаралар балаларның тормышка карашын киңәйтү, аларга буш вакытны мавыктыргыч итеп уздыру юлларын күрсәтү өчен  файдалы.

Музей хезмәткәрләре «Хыял» приютында тәрбияләнүче балаларны җылы каршы алдылар.

Чистай психоневрологик интернатында территорияне яшелләндерү эшләре башланды. Мөмкинчелеге чикләнгән затлар зур түземсезлек белән язны көттеләр. Яз килү белән алар территориядә урнашкан 4 теплицага үз көчләре белән орлыклар утырттылар. Бүгенге көндә барлык утыртылган орлыклар тишелеп чыктылар. Алар  тәрбиячеләр белән беррәттән теплицада эшлиләр: кәбестә, чәчәкләр утырталар, бакчада бик теләп эшлиләр. Атналык өмәләрдә хезмәткәрләр дә территориядэ эшлилэр, шул рәвешле территорядә чисталык һәм тәртип.

«Гнездышко» приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен табигать белән танышу буенча дәресләр үткәрелә.

Бөгелмәнең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Юлия Ишкова «Театр - All Inclusive» физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган балалар театраль студиясе республика фестивалендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International