«Учак булып яныгыз!... »
ПАО Лукойлның VI социаль проектлар конкурсында җиңү яулаган «Праздник для души» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Ботен союз пионерлар оешмасы көненә багышланган «Учак булып яныгыз!...» дип аталган чара булып узды.
Чараның максаты: өлкәннәрнең һәм инвалидларның комплекслы мәдәни һәм социаль-рухи тернәкләндерү аша тормыш сыйфатын яхшырту,
Чараның бурычлары: проектта катнашучыларны бәйрәм әзерләү һәм үткәрүгә, чарада актив катнашуга җәлеп итү.
Бәйрәмгә әзерлек бүлектә алдан ук башланды: реабилитантлар бәйрәмгә ак бантлар һәм кызыл пионер галстуклары тектеләр, пионерлар җырларлаган җырларны һәм пионерларнын традицияләрен искә алдылар, хәтта барабан да алып килделәр. Гадәттәгечә, бәйрәм тантаналы тезелеп басу белән башланып китте. Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Наталья Борис кызы Щербакова –үзе дә пионерларның өлкән әйдәп баручысы булган, ул барлык катнашучыларны «пионер сафларына кабул итте». Бәйрәм кунаклары бер-берсенә пионер галстуклары тактылар. «Вакыт узган, ә куллар бу серле төенне барыбер хәтерли» - дип билгеләп үтте ветераннар.
Шуннан соң «пионерлар» иртәнге гимнастика ясадылар. Аннары ике отряд - «Тимурчылар» һәм «Факел»га бүленеп, отряд смотрында катнаштылар, девиз әйтеп һәм пионер гимнарын җырлап, марш атладылар. Ике отряд та «ГТО нормаларын тапшырды», символик чүп-чарларны җыйды. Реабилитантлар чарага әзерләнгән кызыклы уеннарда, викториналарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле узды. Чара яраткан пионерлар җыры «А, ну-ка, песню нам пропой весёлый ветер»ны жырлап тәмамланды.
Социаль хезмәт алучылар сүзләреннән: «Пионерия көне күптән рәсми бәйрәм булудан туктады. Әмма бүгенге көнгә кадәр без бик теләп пионер балачагыбызны искә алабыз. Ә бу чара - шуны иң яхшы раслау!»