2018 нче елның 17 мае көнне «Кама» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә, ел саен уздырыла торган физкультура-спорт «Динамо» җәмгыяте оешуының 95 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгына багышланган «Яшь патриот» Республика хәрби-спорт уены оештырылды. Бу уенда «Веста» Үзәгендә социаль хезмәттә торучы балигъ булмаган балалар катнашты. Максат: үз халык тарихына патриотик хисләр тәрбияләү, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.
Чара тантаналы рәсми ачу өлеше һәм билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу, бер минутлык тынлык белән башланып китте. Шуннан соң командалар үзләренең «визиткалар»ын күрсәттеләр һәм биремнәр үтәүгә күчтеләр. Безнең «Т-34» дип исемләнгән команда яхшы теоретик әзерлек күрсәттеләр: «Хәрби эрудит», «Бердәмлектә һәм хәрәкәттә көч» викториналарында булган сорауларга җиңел генә җавап бирделәр, «Дешифровка» һәм «Санитар пост» биремнәрен үтәп чыктылар. Егетләребез үзләренең ныклы хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр: пневматик винтовкадан аттылар, вакытка автомат сүтеп-җыйдылар, граната аттылар. Катнашучыларда җитезлек, кыюлык һәм команда рухы уятучы «Лазертак» уены онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Соңгы бирем булып командалар күрсәтергә тиешле иҗади конкурс торды, анда «Т-34» командасы «Катюша» җырына инсценировка әзерләде. Барлык этапларны узганнан соң командалар кыр кухнясында тәмле төшке аш ашадылар.
«Яшь патриот» Республика хәрби - спорт уенында актив катнашкан «Т-34» командасы бу уенда тамашачылар мәхәббәте призын алды. Командадагы Айсылу Дәүләтшина «Яшь динамовка» буларак билгеләп үтелде. Уенда дустанә атмосфера хөкем сөрде, балалар күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.