ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

«КАТЫ «ЮК!»»

 

Менделеев муниципаль районының  "Берег Надежды" үзәгенең өй шартларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче   социаль хезмәткәрләр  эчкечелекне профилактик кисәтү  максаты белән, өлкән яшьтәге  гражданнар белән «Каты «юк!» дигән индивидуаль әңгәмә уткәрделәр.

17 майда Әлмәт шәһәрендә олы кешеләрне тәрбиягә гаиләгә алучылар өчен семинар булды. Чирмешән районыннан Хөснетдинова Руфия Мәсхүт кызы барды. семинар бик эчтәлекле һәм кирәкле булды.

“Велосипед – безнең иң уңайлы һәм яраткан транспорт төрләренең берсе. “18 нче майда гына түгел - елның һәр көне «Эшкә велосипедта” акциясе”,- диләр Балтачның “Наз” халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре.

Чирмешән районының ГБУ “КЦСОН “Мәрхәмәтле йерәк” үзәге белгечләре, өйдә социаль ярдәм алучылар белән “Бөек язучы” Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә язучының китаплары урын алды, аның иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырылды.

2018 елның 18 май җомга иртәсе «Веста» Үзәге белгечләре өчен эшкә ике тәгәрмәчле транспортта килү белән башланып китте.

Музей халыкара көнендә 18 майда социаль эш буенча белгече Хамматова Ләйсән Бөгелмәнең Краеведческий музеена экскурсия оештырды. Визитның максаты безнең яшәүчеләргә “Бөгелмә 18-19 гасырда” темасына лекция укуты булды.

18 май 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Апикова Роза һәм Самойлова Гөлчәчәк “Безнең илдә яшәүче халыклар” дигән әңгәмә үткәрделәр.

Бүген Федоровка интернат-йортында шахмат-шашка турниры үтте. Социаль хезмәтләр буенча белгеч  Руфил Дәүләтшин һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллина интернат-йортта социаль хезмәт алучылар белән шахмат-шашка уены буенча сайлап алу турниры үткәрделәр.

2018 елның 17 маенда  Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз- үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

18 майда Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан республикасының Профсоюз җәмгыяте Президиумы тарафыннан уздырылган “Мин Ватаным белән горурланам” исемле балалар рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурста “Изгелек” үзәге хезмәткәрләренең балалары катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International