Яз башы тирән социаль мәгънәгә ия булган вакыйгаларга бай. Ватаныбыз өчен иң әһәмиятле бәйрәм - Җиңү көнен «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү оешмасы белгечләре гадәттәгечә зур дулкынлану хисләре белән каршы алдылар. Аларның һәлак булган батырларга чиксез рәхмәте, исән булган ветераннарга хөрмәт тойгылары Үзәктә социаль ярдәм алучы яшь буыныбызга да күчте. Белгечләр белән берлектә балалар үз куллары белән өйдә социаль хезмәт алучы сугыш ветераннары өчен матур котлаулар әзерләделәр. Балаларның шушы котлаулардагы күңел җылысы ветераннарның күңел кылларын тибрәтте.
Кызганычка каршы, вакыт агышы котылгысыз һәм без, мөгаен, сугыш турында китаплардан, документлардан, фильмнардан гына белеп түгел, бәлки сугышны анда катнашучылар күзләре белән күрергә мөмкинлеге булган соңгы буындыр. «Татарстан сугыш елларында» дигән чара барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан Шакирҗанов Әзһәр Шакир улы белән очрашу йөрәкләрдә җуелмас тәэсирләр калдырды. Ул авыр сугыш еллары турында бәян итте, үзенең тормышы турында сөйләде.
Буыннар арасындагы тарихи күчүчәнлекне саклау һәм гаиләләрне бердәмләштерү максаты белән оештырылган «Җиңү бәйрәме балалар күзе белән» фотосурәтләр конкурсында да балигъ булмаганнар әти-әниләре белән бергәләп актив катнаштылар.
Гаиләләрне, туганнар һәм якыннарны берләштерүче тагын бер бәйрәм – Халыкара гаилә көне бүлекнең рухына тәнгәл килә. Бу мөһим датаның 25 еллыгы уңаеннан Үзәк белгечләре тарафыннан балалар һәм ата-аналар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга юнәлдерелгән байтак чаралар уздыру планлаштырылды.
15 майда 5-нче номерлы китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Филипок һәм башкалар…» дип аталган «Гаилә әдәби кунак бүлмәсе» мавыктыргыч һәм танып-белү ягыннан әһәмиятле булды. Бу чара бер ук вакытта Халыкара гаилә көненә һәм Татарстан Республикасында 2018 ел тематикасы итеп игълан ителгән Лев Николаевич Толстой елына багышланды. Чарада катнашучылар дөнья әдәбияты классигы биографиясеннән кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр, ул уйлап чыгарган табышмакларга җаваплар эзләделәр, уеннарда катнаштылар. Рәхәтләнеп Ясная Полянада Толстойлар парын кинохроникада гәүдәләндергән кадрларны карадылар, бөек язучының балалар өчен язган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Бәйрәм барышында шулай ук «Лев Николаевич Толстой геройлары дөньясында» рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнде. Яшь рәссамнарга дипломнар, катнашучы сертификатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шимбә көнне, 18 майда, гаилә ял көне клубының балаларны социальләштерүгә һәм өйрәтүгә, гаиләләрдә ныклы, җылы мөнәсәбәтләрне саклауга юнәлтелгән киң программалы утырышы узачак.