Гаилә- тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул –олы сүз. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Тату гаиләдә яшәү- бәхет ул. Матур гаиләдә бер- береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәү- һәрберебезнең бурычы.
Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә белән бергә ял итүне оештыру өстендә зур эш алып баралар. Халыкара гаилә көне уңаеннан, ведомствоара социаль патронажда исәптә торучы һәм Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән социаль хезмәтләр алучы 27 гаилә өчен "Бәхет нигезе" исемле максатчан чара уздырды. Чараның асылында гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаиләдә рухи байлыкны үстерү, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү кебек асыл сыйфатлар ята.
Чара бик кызыклы һәм күңелле узды. Беренче өлештә Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре һәм волонтерлар балалар өчен төрле кызыклы бәйгеләр оештырдылар.
Икенче өлештә юл патруль хезмәте хезмәткәре әти-әниләр һәм балалар өчен юл куркынычсызлыгы һәм җәйге чорда юлда үз-үзеңне дөрес тоту , иминлек хакында чыгыш ясады.
Чара ахырында гаиләнең мөһимлеге, үзара мөнәсәбәтләр, традицияләр турында һәркем үз фикерен белдерде. Чара «Home Cafe»кафесы әзерләгән чәй өстәле артында бәйрәм рухында тәмамланды.