Арчадагы «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен “Бергә булдырабыз” республика проекты кысаларында Арча районы электр челтәренә экскурсия оештырылды. Аның максаты инженер Ләйсән Миннебаева каршы алды. Иң элек ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары балаларны диспетчерлык пункты, дежур хезмәткәрләр эше белән таныштырды. Балалар төп җиһазлар, аны куллану тәртибе турында, электро-энергетика өлкәсендә эшләүчеләрнең җаваплы хезмәте турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Экскурсия бик кызык узды, энергосистеманың эше турында якыннан танышу мөмкинлеге бирде.