Йортсыз-хуҗасыз хайваннарны кызганыйк

2018 елның 20 мае, якшәмбе

1нче китапханә хезмәткәрләре “Эт һәм Мәче” йортсыз хайваннар приюты волонтерлары белән берлектә “Гнездышко” приюты балалары өчен тирән әхлакый мәрхәмәтлелек дәресе уздырдылар.

Волонтер кызлар балаларга этләр турында, аларның токымнары турында, этләрнең кеше хакына хезмәтләре турында аңлаешлы итеп сөйләп бирделәр. Тәрбияләнүчеләр белән бергә һәркемгә билгеле нәтиҗә ясадылар: эт – кешенең дусты. Нигә соң кешенең “дуслары” сукбайлыкта йөриләр?!

Һәр этнең үз кайгылы тарихы, ләкин аларның һәрберсен бер язмыш берләштерә – юлларына җавапсыз кешеләр очрады.

Волонтерлар күрсәткән видеолар һәм сөйләгән хикәяләр зур йөрәкле кешеләрнең күп булуына ышандырдылар. Алар – волонтерлар үз буш вакытларын, көчләрен һәм акчаларын шушы этләргә һәм мәчеләргә бирәләр.

“Эт һәм Мәче” йортсыз хайваннар приютында үз кайгыртуын бирергә сәләтле кешеләргә ишекләр һәрвакыт ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International