Картлар йортында яз сулышы

2018 елның 19 мае, шимбә

“Югары   Ослан  картлар  һәм  инвалидлар  интернат- йорты”нда  хезмәт инспекторы   гарденотерапия  элементлары  белән хезмәт терапиясе үткәрде.Интернат – йортта  яшәүчеләр җир җиләкләрен эшкәртте, кыярларны теплицага утыртты. “Яран гөл”(“Герань”) клубы  әгъзалары чәчәклекләрне яңартты, яңа орлыклар сипте, һәм ,әлбәттә, яран гөл утырттылар.Эш барышын   күзәтүләрдән   чыгып, шуны әйтәсе килә: үсемлекләрне карау күнекмәләре һәм  тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып,  үз эшләреннән бик канәгать  калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International