19 май көнне «Гнездышко» приюты балалары белән «Солнечный круг» Хәйрия фонды вәкилләре очрашты. Очрашуның максаты – балаларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен формалаштыру һәм ныгыту, әхлакый ориентирларны, үз киләчәкләре өчен җаваплылык хисләрен тәрбияләү.
Очрашу «сорау-җавап» формасында узды. Хәйрия фондының баш вәкиле Алексей Романов балаларга үзе турында, үз кызыксынулары, кыенлыклары турында сөйләде, килеп чыккан кыенлыларны җиңеп чыгу ысуллары белән уртаклашты. Яшь егет фортепианода музыкаль әсәрләр башкарды. Балалар сокланып тыңладылар.
Очрашу ахырында, бергәләп, истәлекле фотога төштеләр.