ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Экстремизмга - юк!” декадасы кысаларында 13 нче санлы социаль участокта “Веста” Үзәгенең белгече Татьяна Никифорова күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнелүче балигъ булмаганнар арасында “Терроризмга – юк!” дип аталган дәрес үткәрде.

Минем Татарстаным!

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 12 инвалид бала белән 4 ата-ана өчен тәрбияче Тарасова Е.В. ТАССРның йөзеллыгын бәйрәм итү, “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 10нчы сентябрьдә “Минем Татарстаным” исемле чара уздырды.  Балалар  зур кызыксыну белән ТАССРның  барлыкка килү тарихын  искә  төшерделәр, дәүләт символларын атадылар, туган як турында шигырьләр сөйләделәр.

10 сентябрь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тынычлык – әйе, терроризм – юк” дигән мәгълүмати  сәгать үткәрелде.

2018 елның 10нчы сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан күзаллауны үстерү буенча уен-шөгыль үткәрелде.

Шөгыльнең максатлары түбәндәгеләр иде:

1) Вак моториканы үстерү.

2) Эмоциональ киеренкелекне киметү.

3) Күзаллауны үстерү.

8 сентябрь көнне Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Лев Толстой әсәрләре буенча уен-сәяхәт үткәрелде. "Һөнәр йорты" белгечләре белән берлектә үткәрелгән әдәби чара рус классигының тууына 190 ел тулуга багышланган иде.

                  7 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстанда 2018 ел – Лев Толстой елы уңаеннан,   сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр ярдәме белән “көзге муллыктан” күргәзмә оештырылды. Бөек рус классигы Л.Н.Толстой өстенлек биргән “шарлотка” һәм кәбестә пирогы (бөккән) белән чәй табыны янында әңгәмә корылды.               

Салкыннар башлану һәм юеш һава торышы чорында безнең организмга төрле микроорганизмнар һөҗүм итә. Шуңа күрә грипптан саклану чараларын кабул итәргә вакыт.

10 сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Наркомания-упкынга юл» дигән темага чара уздырды.


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Питрәч «Шатлык» приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән Апакимова Р.Х. патриотик тәрбия юнәлешендәге әңгәмә уздырды. Бу әңгәмә төгәл - 8 нче сентябрь көнендә үткәрелде. Төп максат булып: Ленинград блокадасы чоры турында балаларның күзаллауларын формалаштыру. Иң мөһиме балалар Сугыш елларында исән булган кешеләрнең батырлыгын югары бәяләсеннәр иде. Шәхесне рухи-әхлакый тәрбияләү һәм үстерү концепциясендә аеруча патриотик тәрбия бирелгән, шуңа күрә бу тема безнең көннәрдә дә актуаль.

Ул чордагы вакыйгалар турында сөйләгәндә күп кенә балаларның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Нәкъ менә шундый чаралар яшүсмерләргә ата-бабаларыбызның никадәр авыр җиңүгә ирешүен аңлау һәм аңларга мөмкинлек бирә, нәкъ менә алар ярдәмендә без тыныч вакытта яшибез.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.

"Шатлык" приютында  "Экстремизмга ЮК!"айлык кысаларында  өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән  "терроризм һәм экстремизмны кисәтү" темасына мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде.  Әлеге чараның  максаты һәм бурычлары - үсеп килүче буынның җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен  формалаштыру, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү.

 Балаларга "Россия террорга каршы!" дигән презентация күрсәтелде. Яшүсмерләр "терроризм", "экстремизм", "тотнаклар " төшенчәләре белән таныштылар.   Төркемнәрдә эшләп, балалар террорлык акты янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, тотнаклыкка эләккән  очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен үзләштерделәр.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International