ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

“Экстремизмга – Юк” декадасы кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе психологы яшүсмерләр белән, террорга каршы культура тәрбияләү максатыннан, яшүсмерләр арасында, тренинг элементлары кулланып, профилактик шогыльуздырды.

7 сентябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

Куныр авылында яшәүче Ибраһимова Фәймә Шәрифҗан кызына 9 сентябрь көнне 90 яшь тулды.

Арбаш авылында яшәүче Шәрифәбану Сираҗетдин кызы Низамиевага 10 сентябрь көнне 90 яшь тулды.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

10 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгече Л. Насырова ата аналар җыелышында катнашты. Психолог “Балалар арасында  суицид очраклары” дигән темага чыгыш ясады. 

“Парикмахер эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәттә торучы гаиләләр өчен “Чәч үрү. Башак, француз башагы үрешләренең үтәлү технологиясе” дип аталган темага чираттагы дәрес үтте.

Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында  ВТЭК.

“Хуш киләсез! Бәхетле гаилә!” курсы кысаларында һәм балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны профилактикалау эше буенча “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Минем балам каты һәм аңа ярашып булмый” дип аталган дәрес үткәрде.

10 нчы сентябрь 2018 нче ел, дүшәмбе

"Экстремизмга - юк!" декада кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә, компьютер классында социаль хезмәт алучылар өчен “Без тынычлык өчен” дигән арттерапия булып узды.

Чараның максаты: милләтара толерантлыкны үстерү һәм халыкның террорчылык һәм экстремистик идеология күренешләре белән килешмәү иде.

Катнашучылар «Paint» программасында рәсем ясарга, инструментлар һәм палитрадан төсләр сайларга өйрәнделәр. Чара барышында алар безнең илдә, бөтен дөньяда булган террорлык актларына каршы мөнәсәбәтләрен белдерделәр һәм җир шарында тынычлык  булуын  теләүләрен арттерапия ярдәмендә экранда чагылдырдылар. Социаль хезмәт алучылар чара барышында  компьютерда ясаган рәсемнәре аша  кәефләренең күтәрелүен һәм  өйрәнгән осталыкларын  балаларга, оныкларга җиткерүләре турында фикер алыштылар.

70 яшьтән олырак кешеләрне йореп чыгу кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, Утяшкино авыл җирлеге башлыгы белән Бакташ авылында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International