10 сентябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Тынычлык – әйе, терроризм – юк” дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде.Төп максаты – терроризм турында белемнәрен камилләштерү; террористик актларның кансызлыгын күрсәтү; теракт вакытында үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләр өйрәнелде.
Дәрес вакытында төрле илләрдәге террористик актлар турында слайдлар күрсәтелде. Л.Серовның “Җир йөзендә мәхәббәт чәчәк атсын” һәм “Безнең дә күз яшьләре” дигән шигырьләре укылды.
Балалар һәм әти – әниләр өчен “Ничек теракт корбаны булмаска” дигән стенд төзелде, теракт вакытында үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләр сөйләшенде. Экстремаль һәм махсус очракларның кирәкле телефон номерлары әйтелде.
Балалар шундый ачу кызгану һәм авырту белән үзләренең хис – тойгыларын әйттеләр барлык илләрдә килеп туган хәлләр турында. Балалар һәм әти – әниләр белән берлектә
“ Әгәр дә...” дигән уен үткәрелде. Дәрес азагында бер минут тынлык белән терроризм корбаннарын искә алу булды.