7 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстанда 2018 ел – Лев Толстой елы уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр ярдәме белән “көзге муллыктан” күргәзмә оештырылды. Бөек рус классигы Л.Н.Толстой өстенлек биргән “шарлотка” һәм кәбестә пирогы (бөккән) белән чәй табыны янында әңгәмә корылды.