10 сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Наркомания-упкынга юл» дигән темага чара уздырды. Наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләсе бүген беренче планда тора. Чараның максаты - укучыларга психоактив матдәләргә бәйлелек һәм аның нәтиҗәләренең зарарлы булуын аңларга ярдәм итү булды. Дәрес ахырында балаларга " Социаль ролик. Наркотикларга ЮК дип әйт! Наркотиклар-үлем!" дигән видеоролик күрсәтелде.