ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 нче елның 8 сентябрендә  Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга  саф һавада сәламәтлек сәгате үткәрде.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

      «Эктремизмга –Юк» декадасы кысаларында “Наз” үзәге психологы «Тормыш сугыш өчен түгел» дип исемләнгән профилактик дәрес үткәрде.

2018 нче елның 6 сентябрендә Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач районы  “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова коррекция классында бала белән индивидуаль дәрес үткәрде.

2018 елның 7 сентябрендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бүлекчәдә исәптә торучы балалар белән “Экстремизмга – Юк!” ункөнлеге кысаларында «Терроризмга – Юк!» түгәрәк өстәле үткәрделәр. Чарада шулай ук Әтнә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле дә катнашты.  Чара барышында балаларга “Ничек теракт корбаны булмаска?” фильмы күрсәтелде һәм буклетлар өләшенде.

6 сентябрь, пәнҗешәмбе

 Социль - реабилитация бүлегендә дәвалау күнегүләре инструкторы Рәмзия Сафиуллина “Син һәм синең сәләмәтлегең” дигән темага әңгәмә уздырды.

Бүген Алабуга шәһәренең “Ышаныч” социальярдәм күрсәтү үзәгендә “Карау-тәрбияләү мәктәбе”нең ачылышы булып узды

Җыр кичәсе В.И. Лебедев-Кумачның туунына 120 ел тулу уңаеннан

7 нче сентябрь 2018 нче ел

Яңа Чишмә интернат-йортында ВТЭК

          7 нче сентябрь көнне Яңа Чишмә интернат-йортына Чистай шәһәренең 30 нчы филиалы медик – социаль экспертиза буенча белгечләр килеп киттеләр. Килү максаты - ИПР эшләү һәм төзәтүгә, шулай ук тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүгә мохтаҗ инвалидларны ачыклау. Интернат-йорт персоналы тарафыннан килүчеләр өчен учреждение бинасы буенча экскурсия оештырылды.

Бүген Аксубай районы эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Сәхабетдинов Шамил Имаметдин улы, аның урынбасары, отставкадагы милиция майоры Вафин Илһам Ислам улы һәм Аксубай районы эчке эшләр бүлегенең полиция  өлкән уполномоченные Нуруллин Айдар Минсәгыйт улы Федоровка картлар һәм инвалидлар йортында булдылар.

7 нче сентябрь, 2018 нче ел  җомга

     Бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның 190 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт  белгече Мәдинә Хаҗарова, Рамзия Хайбулова социаль хезмәт  алучылар өчен «Эшләпә серләре» дигән темага  мини- тренинг үткәрде.

     Чараның максаты: бөек язучы турындагы хәтирәләрне саклау, аның әсәрләрен популярлаштыру һәм социаль хезмәт  алучыларның иҗади активлыкларын арттыру иде.

      Белгечләр эшләпәнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм Л.Н. Толстой яшәгән чордагы баш киемнәрен искә төшерделәр.

     Чара барышында социаль хезмәт  алучыларның кәефләре һәм  эмоцианаль халәтләре эшләпә төсенә карап үзгәрде. Катнашучылар төркемнәргә берләшеп, төрле төстәге эшләпәләрнең  барлыкка килү юлларын иҗат иттеләр.

    Социаль хезмәт  алучылар бердәм, фикерләшеп эшләп, хыялларын  тормышка ашырдылар.

     Чара  күңел күтәренкелеге белән үтте, кайбер катнашучылар хәтта үзләренең җырларга һәм  шигырь сөйләргә  теләкләре барлыгын да белдерделәр.

     Чарада 18 кеше катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International